«Калдыклар модасы». Әлмәттә экокультура формалаштыру буенча конкурс узган

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында «Калдыклар модасы» конкурсы үткәрелгән. Чарада Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә катнашкан. Конкурста шәһәрнең яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр ярышкан. Катнашучылар алдында ташландык материалдан киемнәр уйлап табу һәм аны күрсәтү бурычы торган.

Катнашучыларның фантазиясе көтелгәннән дә артыграк гаҗәпләндергән. Бик якын килеп караган очракта гына балаларның киемнәре нәрсәдән эшләнгән булуын аңларга мөмкин булган. Модельләрнең кием-салымы һәм аксессуарлары полиэтилен, катыргы, кәгазь, целлюлоза һ.б. материаллардан эшләнгән. Балалар, кече яшьтән алып зурга кадәр, үз осталыкларын, пөхтәлеген, зәвыгын һәм элегантлыгын күрсәткән. Тамашачылар төрледән төрле, төсле һәм матур киемнәрне күргән. Шул рәвешле шәһәрнең яшь кешеләре калдыклар барлыкка килү һәм эшкәртү проблемасына игътибар җәлеп иткәннәр.

«Экологик культураны күтәрү, табигатькә сакчыл караш һәм балаларның сәнгать һәм иҗади үсешен үстерү – бу чараның төп максаты. Безнең әйләнә-тирә дөньяга мөнәсәбәтебез кечкенәдән үк салына, шуңа күрә кече яшьтән балаларда табигатькә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү бик мөһим», – дип билгели Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә белгечләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International