Чүпне чыгармыйча гына, бина янында туплап барырга ният кылганнар. Автокала кибетләренең берсендә барган эшчәнлек нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыклар тышкы төзекләндерү һәм санитар карап тоту кагыйдәләрен бозып урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә гражданнардан Яр Чаллы шәһәренең Производственный проезд урамы буенча табигать саклау законнарының бозылуы турында мөрәҗәгать килгән.
ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Әгерҗе районының Кырынды авылы территориясендә агач калдыклары, резин эшләнмәләр, ботаклар, шифер рәвешендә җитештерү һәм куллану калдыклары булуын ачыклаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Минзәлә районы Дусай Кичү авылында яр буе полосасын үзирекле тәртиптә биләп алу очрагын теркәгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә кайнар линия буенча гражданнардан Алабуга районындагы Индустрия коммерциясез бакчачылык ширкәте территориясендә барлыкка килгән чүплек турында мөрәҗәгать килгән.
Бер атна элек Тукай районында экологлар тарафыннан теркәлгән агынты суларын агызуга бәйле зур хокук бозу очрагы бетерелгән. Исегезгә төшерәбез, Кече Шилнә авылы янындагы территориянең 1,9 мең кв. метр мәйданын пычрату факты турында гражданнар хәбәр иткән.
Промышленная урамы буенча тимер эшкәртүдән калган калдыкларны туфракка ташлыйлар, игътибар итегез әле! Яр Чаллы шәһәре гражданнары ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә әнә шундый хәбәр белән мөрәҗәгать иткән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе дәгъвасы буенча Яр Чаллы шәһәр суды карар чыгарды.
1,9 мең кв.метр җир канализация суы белән пычранган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районында ачыклан тәртип бозуга карата административ тикшерү эше алып бара.
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Комсомолец авыл җирлеге территориясендә иске шиннар, полиэтилен пленкалары, полимер һәм пластмасса төрү материаллары, агач калдыклары, пыяладан һәм резиннан ясалган эшләнмәләр чүплегенә тап булган. Чүп-чарның мәйданы – 200 кв. метрдан артык, күләме – 20 куб. метр.