Суда гомумтаралган файдалы казылма чыгару шартларын бозу ярты миллион сумлык штраф белән яный

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама сусаклагычында рейд үткәрде. Алар тарафыннан ком-вакташ токымнарын эзләү һәм чыгару өчен лицензиясе булган җир снарядының агымдагы елда эшләр башкару өчен килештерелгән блоктан читкә чыгуы ачыкланган. Геодезия җиһазлары ярдәмендә белгечләр лицензия килешүенең шартларын бозу очрагын теркәгән. Бу инде бер ел эчендә җир асты байлыкларыннан файдаланучы тарафыннан кылынган икенче хокук бозу очрагы, дип хәбәр итте экологлар.  

Компаниягә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясының 2 өлеше буенча беркетмә төзелде. Административ комиссия эшен карап тикшергәндә штраф билгеләү (300-500 мең сум) һәм хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирү турында карар кабул ителәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International