Экологлар 300 кв. метр мәйданлы чүплеккә тап булган

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Әгерҗе районының Кырынды авылы территориясендә агач калдыклары, резин эшләнмәләр, ботаклар, шифер рәвешендә җитештерү һәм куллану калдыклары булуын ачыклаган. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы – 300 кв. метр, күләме – 100 куб.метр.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясы нигезендә табигать саклау законнарын бозу булып тора. Кырынды авыл җирлеге башлыгы адресына санкцияләнмәгән чүплекне 10 көн эчендә бетерү буенча чаралар күрү турында хат юлланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International