Бетон эшләнмә ватыклары, полиэтилен пленка һәм агач калдыклары. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Алабуга шәһәрендә чүп-чар өеменә тап булган. Экологлар ачыклаганча, якын-тирә участокта җитештерү һәм куллану калдыкларын шәхси эшкуар ташлаган. Санкцияләнмәгән чүплекләрнең гомуми мәйданы – 340 кв. метр, күләме – 160 куб. метр.
Хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган, чүплекне бетерү максатында күрсәтмә биреләчәк.