Тукай районында канализация суын агызу нәтиҗәләре бетерелгән

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Бер атна элек Тукай районында экологлар тарафыннан теркәлгән агынты суларын агызуга бәйле зур хокук бозу очрагы бетерелгән. Исегезгә төшерәбез, Кече Шилнә авылы янындагы территориянең 1,9 мең кв. метр мәйданын пычрату факты турында гражданнар хәбәр иткән.

Административ тикшерү кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары җир кишәрлегенең муниципаль милектә торуын ачыклаган. Шуның нигезендә, хокук бозу һәм аның нәтиҗәләрен бетерү бурычы Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитетына йөкләнгән.

Экология министрлыгы инспекторлары күрсәтмәсен үтәү йөзеннән закон бозу очрагы бетерелгән: җирлек рельефындагы канализация агымнары җыеп алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International