Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе 2020 елның беренче яртыеллыгы эшенә йомгак ясады

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Аппарат киңәшмәсе кысаларында ирешелгән нәтиҗәләр турында территориаль идарә башлыгы Наил Гарипов хисап тотты. Исегезгә төшерәбез, идарә Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре территорияләрендә төбәк экология күзәтчелеген гамәлгә ашыра. Ел башыннан инспекторлар тарафыннан 624 тикшерү үткәрелгән – 697 бозу очрагы ачыкланган, аларны бетерү контрольгә алынган. Әйләнә-тирә мохиткә һәм табигый ресурсларга зыянны каплау хисабына 8,5 млн. сум акча түләттерелгән. Идарәнең 3 материалы буенча җинаять эшләре кузгатылган.

2020 елда Кама буе территориаль идарәсенә гражданнардан 297 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән калдыклар буенча – 112, атмосфера һавасының сыйфаты буенча – 47, су объектларын саклау буенча – 32, туфракны саклау буенча – 40, башка мәсьәләләрдә – 66.

Инспекторлар газларны чистарту җайланмалары белән җиһазландырылмаган ташландык чыганакларын ачыклауга, шулай ук чүплекләрне ачыклауга һәм бетерүгә аеруча зур игътибар бирә. 2020 елның I яртыеллыгында барлыгы 8 газ чистарту корылмасы җиһазландырылган һәм модернизацияләнгән, гомуми мәйданы 25 мең кв. метр булган 150дән артык рөхсәтсез калдык ташлау урыны бетерелгән.

Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә лицензияле килешү шартларын үтәмәү өлешендә 33 бозу һәм лицензиясез каты көнкүреш калдыклары чыгаруның 11 факты ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International