Яр Чаллыда туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез салдыру очрагы ачыкланган

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә гражданнардан Яр Чаллы шәһәренең Производственный проезд урамы буенча табигать саклау законнарының бозылуы турында мөрәҗәгать килгән. Урынга килеп җитү белән инспекторлар 5 кв. метр мәйданда экскаватор ярдәмендә туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез салдыру һәм бер урыннан икенче күчерү фактын теркәгән. Тикшерү барышында җир эшләренең рөхсәт документларыннан башка гына алып барылуы ачыкланган.

Ачыкланган факт буенча гаепле затка административ штраф салынган һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез салдыру һәм бер урыннан икенче урынга күчерү» дигән 8.6 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International