Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Минзәлә районы Дусай Кичү авылында яр буе полосасын үзирекле тәртиптә биләп алу очрагын теркәгән. Ык елгасыннан ике метр ераклыкта гражданин су объектына ирекле керүгә каршылык тудыручы койма корып куйган. Койманың озынлыгы – 50 метрга якын, биеклеге – 1,5 метр.
Җир кишәрлеге милекчесен билгеләп, алга таба административ җаваплылыкка тарту максатында (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү» дигән 8.12.1 статьясы) һәм законсыз төзелгән койманы сүтү өчен ТР буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать юлланган.