Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә кайнар линия буенча гражданнардан Алабуга районындагы Индустрия коммерциясез бакчачылык ширкәте территориясендә барлыкка килгән чүплек турында мөрәҗәгать килгән.
Инспекторлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча рейд ясаган. Җитештерү һәм куллану калдыкларын законсыз рәвештә туфракка ташлау факты расланган. Чүпләнгән территориянең гомуми мәйданы – 167 кв. метр, күләме – 52 куб. метр.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, шулай ук административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.