Экологлар ясаган рейдтан сод Яр Чаллыда кибет калдыклары чыгарылган

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Чүпне чыгармыйча гына, бина янында туплап барырга ният кылганнар. Автокала кибетләренең берсендә барган эшчәнлек нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыклар тышкы төзекләндерү һәм санитар карап тоту кагыйдәләрен бозып урнаштырылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Яр Чаллы шәһәре территориясен карап чыгу барышында чүп-чар өемнәренә тап булган. Ачыкланганча, кибет янын чүпләү очраклары элегрәк тә теркәлгән булган. Хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында ТР кодексының «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне бозу» дигән 3.6 статьясының 1 өлеше буенча беркетмә төзелгән, шәхси эшкуарны административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе Яр Чаллы шәһәре административ комиссиясе тарафыннан каралачак.

Хәзерге вакытта чүплек урыны тәртипкә китерелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International