Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев җиде территориаль идарәнең эш нәтиҗәләре белән танышты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 25 нче һәм 55 нче урта мәктәпләрендә укучы балалар өчен үткәргән экология дәресләрендә туып-үскән табигатебезгә карата сакчыл мөнәсәбәттә булу, аны якларга-сакларга әзер тору зарурилыгы турында сөйләгән.
Үсеп килүче буында экологик культура, кеше эшчәнлегенең нәтиҗәләре өчен җаваплылык һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, һәр ел саен республика муниципаль районнарының балалар һәвәскәр берләшмәләр арасында “Җир Сулышы” республика бәйгесе үткәрелә.
Ил географиясе, экологиясе, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау, популярлаштыру өлкәсендә тәүге премия бу. Премиягә дәгъва кылу буенча бәйгедә илебезнең һәм чит илләрнең иҗтимагый оешмалары, фәнни һәм мәгариф учреждениеләр, иҗат берлекләре, төрле өлкәләрдәге предприятиеләр, шулай ук бәйсез инициатив төркемнәр һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнашырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторы якшәмбе көнне Минзәлә районына үткәрелгән рейд барышында 2 яшьләр чамасындагы бер ана пошины законсыз атып үтерү очрагын ачыклаган.
Бүген районның Кычытканлы һәм Иске Әлмәт авылларында гражданнарның чираттагы җыеннары булып узды. Анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, балыкларның һавасызлыктан тончыгып үлүләрен булдырмас өчен, Казан шәһәре Идел буе районындагы Түбән Кабан күлендә бозга кечкенә генә чокырчыклар ясаган.
“Теремок” балалар бакчасында “Экологик йогынты чаралары белән мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең инновацион эшчәнлеген үстерү: балалар һәм ата-аналар – педагоглар һәм социум” дигән темага республика семинары узган. Чарада мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләре һәм педагоглары, шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе вәкилләре катнашкан.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Азнакай шәһәре гимназиясе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә экология дәресе уздырган.
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Ростех” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов пластик, алюминий һәм пыяла шешәләрне автоматлаштырылган төстә җыю өчен фандомат-аппаратлар урнаштыру буенча тәүге проектны эшкә җикте. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.