Пошига законсыз төстә ату. Экологлар браконьерның эзенә төшкән

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторы якшәмбе көнне Минзәлә районына үткәрелгән рейд барышында 2 яшьләр чамасындагы бер ана пошины законсыз атып үтерү очрагын ачыклаган. Браконьер “кайнар эзләре” буенча шундук тотылган. Поши ату урынына тикшерү-оператив төркем чакырылган. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре гөнаһсыз хайванга аткан адәмнән “ИЖ-27М” ау мылтыгын (сүз уңаеннан, мылтыкның законлы булуын әйтеп үтәргә кирәк) алган. Закон бозучының, шәхсән файда алу хисабына, ау ресурсларына 400 мең сумлык зыян китерүе исәпләп чыгарылган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлеге Россия Федерациясе Җинаять кодексының 258 статьясындагы 2 бүлегендә (“Законсыз ау”) күздә тотылган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International