Ил географиясе, экологиясе, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау, популярлаштыру өлкәсендә тәүге премия бу. Премиягә дәгъва кылу буенча бәйгедә илебезнең һәм чит илләрнең иҗтимагый оешмалары, фәнни һәм мәгариф учреждениеләр, иҗат берлекләре, төрле өлкәләрдәге предприятиеләр, шулай ук бәйсез инициатив төркемнәр һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнашырга мөмкин.
Номинацияләр:
- Фәнни казаныш;
- Агарту;
- Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект;
- Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты;
- Сәяхәт һәм экспедиция;
- Массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту;
- Басма;
- Фотохезмәт;
- Гражданлык позициясе;
- Иң яхшы төбәк проекты;
- Җәмәгатьчелектә танылу.
Гаризалар 2020 елның 10 февраленә кадәр кабул ителә. Бу хакта тәфсилле мәгълүматлар белән Премиянең рәсми сайтында (http://rus-compass.ru/) яки Рус географик җәмгыяте сайтында, шулай ук Премиянең оештыру комитетында (+7-800-700-1845, +7-861-213-10-61) танышырга була.