Азнакайда Бөтендөнья сулы-сазлыклы җирләр көненә багышлап экология дәресе үткәрелгән

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Азнакай шәһәре гимназиясе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә экология дәресе уздырган.

Дәрес барышында балалар сазлыкларның ничегрәк барлыкка килүе турында, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, сулы-сазлыклы җирләрнең кешеләребезнең тормыш эшчәнлегендәге әһәмияте турында кызыклы бик күп фактлар белүгә ирешкән. Укучылар шулай ук сазлыкларда яшәүче төрле-төрле үсемлекләр һәм хайваннар белән танышкан. Гимназиядә белем алучы малай-кызлар диафильмны да кызыксынып караган, “Серле сазлык” дигән танып-белү характерындагы викторинада катнашкан һәм әлеге тема буенча рәсемнәр буяган.

Мондый дәресләрнең максаты – балаларда сулы-сазлыклы җирләргә карата дөрес фикерләр тудыру. Алар, урманнар белән беррәттән, мохитебезне кислород белән баетучылар булып тора ләбаса. Ә инде сазлыкларның иң төп кыйммәте – су туплау һәм аның сыйфатын яхшырту сәләтенә ия булу. Моннан тыш сазлыклар күп кенә хайваннар өчен өй ролен дә үти әле. Сазлыкларны саклау, беренче чиратта, сулыклар тирәсендә яшәүче кошларны саклап калуга  ярдәм итә, ди экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International