Александр Шадриков Нурлат районына эшлекле сәфәр кылды

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе
Бүген районның Кычытканлы һәм Иске Әлмәт авылларында гражданнарның чираттагы җыеннары булып узды. Анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та катнашты. Министр гражданнарның җыеннары кысаларында Кычытканлы урта мәктәбендә оештырылган туган як музее белән танышты.  Ул шулай ук Яңа Әлмәт авылында Гарифуллиннар гаиләсенең фермер хуҗалыгындагы эшләр белән танышты. Мәдәният йортларында исә табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе республикада башкарылып килә торган эшләр турында сөйләде, тормышка ашырылып килүче илкүләм проектларга аерым тукталып үтте. Авылда яшәүчеләр чаралар барышында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә әһәмиятле сорауларына җаваплар ишетте һәм берочтан үзләренең тәкъдимнәрен дә ирештерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International