Бүгенгесе чиста булса, киләчәге дә чиста булыр! Буа шәһәрендә экология семинары уздырылган

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

 “Теремок” балалар бакчасында “Экологик йогынты чаралары белән мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең инновацион эшчәнлеген үстерү: балалар һәм ата-аналар – педагоглар һәм социум” дигән темага республика семинары узган. Чарада мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләре һәм педагоглары, шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе вәкилләре катнашкан. Семинарда экологик проектлар белән таныштыру булган, “Яшел Татарстан” проектының “Табигатьне яхшы белүчеләр” онлайн эко-квестына йомгак ясалган. Кунакларга районның балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар куллары  белән эшләнгән табигый материалдан эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышу тәкъдим ителгән. Кыскасы, чара мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре белән социумның тәҗрибә алышуы өчен бик тә нәтиҗәле мәйданчыкка әйләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International