Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Ростех” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов пластик, алюминий һәм пыяла шешәләрне автоматлаштырылган төстә җыю өчен фандомат-аппаратлар урнаштыру буенча тәүге проектны эшкә җикте. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Пилот проекты 181нче мәктәптә эшләтелә башлады. Тантаналы чарада Россия Федерациясе экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Константин Румянцев, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми кешеләр катнашты.
Казан мәктәпләрендә барлыгы 20 фандомат урнаштыру күздә тотыла. Һәр аппарат, шешә-банкаларны бик яхшылап кысып кечерәйтү нәтиҗәсендә, яртышар литрлы 300 алюминий банка һәм төрле сыешлыктагы 1000ләп пластик шешәне сыйдыра ала. Гомумән, аппарат кимендә 25 килограмм чималны “йоту”га сәләтле. Бер ай эчендә 20 фандоматтан ким дигәндә 2,3 тонна пластик һәм 600 килограмм алюминий җыеп алу күздә тотыла.
Рөстәм Миңнеханов проектның калдыкларны аерып җыю ягыннан халыкның экологик культурасын булдыруда әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте. “Барысы да кешеләребездән тора. Зурларны яңа эшкә өйрәтү авыргарак туры килергә мөмкин, ә менә балаларда әлеге проектка карата кызыксыну тудыру кыен булмастыр. Алга таба алар зурларны да чүпне аерып җыюга чакырачак. Шуңа күрә мәктәп укучылары – бу эштә безнең бик зур ярдәмчелләребез”, – диде Татарстан Президенты.
Ул зур шәһәрләрдә чүпне аерып җыюдан һәм калдыкларны утильләштерүнең яңа формаларын гамәлгә кертүдән башка гына каты көнкүреш калдыклары белән эш итүгә бәйле хәлләрнең катлауланырга мөмкин булуын басым ясап әйтте. “Без системалы төстә әлеге программа буенча барабыз. Ниятләнелгән барлык бурычларыбызның үтәләчәгенә ышанам”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
“Россиядә һәр ел саен 70 миллион тоннага кадәр чүп-чар эшкәртелә. “Ростех” үзенең кече компаниясе – “РТ-Инвест” белән берлектә калдыкларны аеру һәм эшкәртү үзәкләрен булдыру турында карар кабул итте. Мәктәпләрдә һәм гомуми файдалану урыннарында фандоматлар булдыру чүпне аерып җыю этапларыннан берсенә әйләнәчәк. Шулай итеп, безнең һәркайсыбыз экологик яктан чиста ил булдыруга үзеннән билгеле бер өлеш кертә алачак”, – диде Сергей Чемезов.
Соңыннан Татарстан Президенты һәм “Ростех” дәүләт корпорациясе башлыгы яңа фандоматларны эштә сынап карады. Югары технологияләргә нигезләнеп эшләнгән аппаратлар савыт материалларын физик күрсәткечләре буенча аерырга мөмкин. Моннан тыш аппарат эчемлек тулы савытны яки төбендә эчемлек калган савытны кабул итми.