Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев җиде территориаль идарәнең эш нәтиҗәләре белән танышты. Чаралар барышында территориаль идарә җитәкчеләре узган елда башкарылган эшләргә (аларның һәркайсы экологик иминлекне һәм табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү өлкәсендә өстенлекле бурычларны хәл кылуга юнәлдерелгән) хисаплар ясады. Фаяз Шакиров, йомгак ясап, территориаль идарәләр эшләрен югары бәяләде һәм 2020 елда киңәшмәләр барышында игълан ителәчәк бурычларны хәл кылуга чакырды. Аерым алганда, ташландык сулар агызу, калдыкларны тиешсез урыннарга ташлау очраклары буенча күзәтчелек чараларын дәвам иттерү һәм, хокук саклау органнары белән берлектә, гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгаруга катгый контрольлек кертү зарурилыгы билгеләп үтелде. Ул шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, административ штрафлар, табигатькә китерелгән зыян өчен түләтү һәм ачыкланган закон бозу очракларын юкка чыгару эшен көчәйтергә өндәде.