Һәвәскәр берләшмәләр җитәкчеләре өчен семинар-практикум үткәрелде

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Үсеп килүче буында экологик культура, кеше эшчәнлегенең нәтиҗәләре өчен җаваплылык һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, һәр ел саен  республика муниципаль районнарының балалар һәвәскәр берләшмәләр арасында “Җир Сулышы” республика бәйгесе үткәрелә.

     Балаларны республика күләмендәге бәйгегә яхшылап әзерләү өчен, Республика традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларына, “Татарстан – яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы башкарма комитеты белән берлектә, Татарстан Республикасы экология проблемалары институтында “Татарстан Республикасы мәдәни-ял учреждениеләре хезмәткәрләренең экологик белемнәрен үстерү өчен инновацион технологияләр” дигән темага өйрәтү характерындагы семинар-практикум уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институты (ИПЭН) галимнәре, “Казан шәһәре балалар экология-биология үзәге” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе  һәм “Казан ачык талантлар университеты 2.0” автоном коммерциясез оешмасы белгечләре чыгыш ясады.

“Татарстан – яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова “Җир хартиясе” проектын кабул итүгә 20 ел тулу уңаеннан сәламләү сүзе белән чыкты. “Татарстан Республикасы традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенең халыкның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, иҗади әсәрләрен популярлаштыру һәм яңарту бүлеге мөдире Нәфисә Сәгъбиева 2019 елгы бәйге йомгаклары һәм 2020 елда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәни-ял учреждениеләре каршындагы һәвәскәрләр берләшмәләренең экологик башлангычларын үстерүнең яңа мөмкинлекләре турында сөйләде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану институты директоры урынбасары Дмитрий Иванов экология өлкәсендә фәнни эшләргә кагылып үтте. “Укучылар экспедицияләрдә һәм тикшеренү эшләрендә катнашырга мөмкин. Судан проба алып, шуңа эксперимент үткәрү – файдалы да, кызык һәм күңелле дә”, – дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов. “Казан шәһәре балалар экология-биология үзәге” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Лилия Арсланова үзәкнең эше һәм мәгариф программасы турында сөйләде.

 Әйтергә кирәк, мондый семинарлар уздыру тәҗрибә алышу мөмкинлеге бирә, яңа мәгълүмати технологияләргә таянып эш итү күнекмәләренә өйрәтә, шулай ук мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең иҗади сәләтен үстерә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International