Казанда “Бозга уемнар ясап, балыкларны коткарабыз” дигән табигатьне саклау акциясе үткәрелә

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, балыкларның һавасызлыктан тончыгып үлүләрен булдырмас өчен,  Казан шәһәре Идел буе районындагы Түбән Кабан күлендә бозга кечкенә генә чокырчыклар ясаган. Гыйнвардан апрель аена кадәр – сулыкларда яшәүче җан ияләре өчен бик катлаулы чор. Бигрәк тә боз белән капланган кечкенә сулыкларда әлеге проблема нык кискенләшә. “Кышын боз катламы астында балыкларга һава җитми. Суны кислород белән баетуның иң гади һәм иң нәтиҗәле ысулы – бозны тишеп, уемнар ясау һәм аларга камыш тутыру. Күл суына төшерелгән камыш уемның боз белән каплануын булдырмый һәм суны кислородка баета”, – ди Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе экологлары.  Шулай итеп, уртак тырышлык белән күлдә бораулар ярдәмендә 50дән артыграк уем ясалган. Сүз уңаеннан, экологлар тарафыннан суны кислородка баету акциясенең һәр ел саен үткәрелеп килүен, шул рәвешле су объектларының даими контрольлектә тотылуын әйтеп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International