Табигатьне саклау – яшәебезне саклау дигән сүз! Белгечләр Чаллыда экология дәресләре үткәргән

2020 елның 7 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 25 нче һәм 55 нче урта мәктәпләрендә укучы балалар өчен үткәргән экология дәресләрендә туып-үскән табигатебезгә карата сакчыл мөнәсәбәттә булу, аны якларга-сакларга әзер тору зарурилыгы турында сөйләгән. Идарә хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, кешеләребезнең әйләнә-тирә мохитне чын мәгънәсендә яратуы, бәяләве һәм саклавы өчен балачактан ук бу кайгыртуны сеңдерергә кирәк. Укучылар дәресләр барышында экология турында диафильм караган, “Җир. Су. Һава”ны уйнаган, халык мәкальләрен искә төшергән. Шулай итеп, алар табигатьне саклау буенча үзләренең белемнәрен чарлаган. Мондый экология дәресләре балаларның экологик фикерләвен үстерә, кеше белән табигать арасындагы аерылгысыз бәйлелекне күрсәтә, экологиягә карата кызыксыну тудыра һәм аны өйрәнүгә этәргеч бирә, ди мәгариф учреждениесе педагоглары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International