ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Су ресурслары федераль агентлыгы белән видеоконференцэлемтә форматында узган ведомствоара эшче төркем утырышында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, «Татэнерго» АҖ, Росгидромет, Росрыболовство, «Россия ЕЭС» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ, шулай ук Самара, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләре башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Камил Якубов урамы буенча урнашкан гаражлар янәшәсендә чүп өемен ачыклаган.

Өйдә кал һәм вакытыңны файдалы итеп үткәр. Ничек итепме? Экологлар инде уйлап тапкан. Санитар-экологик икеайлык кысаларында без  зеленыйтатарстан.рф порталында «Online чирек» дигән яңа, экологик агарту проектын башлап җибәрәбез.


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республика халкына, юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга каты коммуналь калдыклар тупланганда, шулай ук җитештерү калдыклары белән эш иткәндә законнарның экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәү турында сорап мөрәҗәгать итә.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына ел башыннан бирле 1196 мөрәҗәгать килде. Шуларның 388е – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша. Шулай ук экологлар тарафыннан «Халык контроле» системасы аша килгән 229 мөрәҗәгать, Министрлыкның электрон почтасы, «кайнар линия» телефоны аша һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша килгән 221 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 358 мөрәҗәгать алынды.


3
апрель, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле геология-разведка тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез – Геологлар көне белән тәбрик итәм!

Россия Федерациясе Кызыл китабына кертелгән хайваннар дөньясы объектларының яңартылган исемлеге һәм Кызыл китапны алып бару тәртибе расланган. Документлар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыккан http://publication.pravo.gov.ru/SignatoryAuthority/foiv090, бу хакта Россия Табигать министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Фикер алышуда Россиянең федераль проект гамәлгә ашырыла торган барлык субъектлары да катнашты.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кызыклы башваткычларны чишеп, приз алу мөмкинлеге барлыкка килде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы экологик агарту эшен дәвам итә, бу юлы, үсеп килүче яшь буынны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш мәсьәләләренә җәлеп итү өчен мантыйкый уеннар сериясен әзерләде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 1 нче апрелендәге 242 номерлы карары белән 10 нчы апрельдән 17 нче майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International