ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына ел башыннан бирле 1196 мөрәҗәгать килде. Шуларның 388е – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша. Шулай ук экологлар тарафыннан «Халык контроле» системасы аша килгән 229 мөрәҗәгать, Министрлыкның электрон почтасы, «кайнар линия» телефоны аша һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша килгән 221 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 358 мөрәҗәгать алынды.
Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- электрон почта буенча: eco.signal@tatar.ru;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;
- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясенә;
- «Мәктәп эко-патруле» мобиль кушымтасы буенча.