Санитар-экологик икеайлык. Казан шәһәренең Вахитов районында законсыз чүплек ачыкланган

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Камил Якубов урамы буенча урнашкан гаражлар янәшәсендә чүп өемен ачыклаган. Чүплекнең мәйданы – 100 кв. метрдан артык. Билгеле булганча, табылган материаллар Россиядәге эре дип саналган бер банкның архив документлары булып чыккан.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ тикшерү эше кузгатылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International