ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков якынлашып килүче Геологлар көне белән котлый

2020 елның 3 апреле, җомга

Хөрмәтле геология-разведка тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез – Геологлар көне белән тәбрик итәм!

Җир асты байлыкларын интенсив үзләштерү – дәүләтнең куәтле  җитештерү потенциалы өчен мөһим шартларның берсе. Күп еллар дәвамында Татарстан геологлары республиканың минераль чимал базасын саклап килделәр һәм үстерәләр, аның үсеше өчен ышанычлы нигез булдыралар.

Сезнең һөнәри осталык киләчәктә дә файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә, сәнәгатьнең төп тармакларының чимал базасын киңәйтүдә югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген бирер, дип ышанам.

Сезнең хезмәт һәм тырышлык лаеклы бүләкләнсен! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим! Барлык фәнни һәм иҗади планнарыгыз, идеяләрегез һәм проектларыгыз тормышка ашсын. 

 

Татарстан Республикасы

экология һәм табигать ресурслары министры 

А.В. Шадриков 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International