Ребус чишеп, приз ал! Экология министрлыгыннан Instagram-конкурста катнаш

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Кызыклы башваткычларны чишеп, приз алу мөмкинлеге барлыкка килде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы экологик агарту эшен дәвам итә, бу юлы, үсеп килүче яшь буынны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш мәсьәләләренә җәлеп итү өчен мантыйкый уеннар сериясен әзерләде.
«Мантыйк кайда?» дигән юмористик интеллектуаль шоу раундларының берсеннән гыйбарәт булган уен кысаларында рәсемдә яшеренгән ребусларны чишәргә кирәк. Барлык сүзләр дә бер тематикага берләштерелгән: «Җир өсте хайваннар дөньясы», «Җир өсте үсемлекләр дөньясы», «Су хайваннары», «Су объектлары», «Дөнья илләре». Бастырылган ребуска дөрес җавап юллаган катнашучыларның беренче өчлеген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан призлар көтә.
Уен Министрлыкның Instagram сойциаль челтәрендәге Instagram @ministerstvo_ecologiirt рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International