Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу турында фикер алыштылар

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Су ресурслары федераль агентлыгы белән видеоконференцэлемтә форматында узган ведомствоара эшче төркем утырышында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, «Татэнерго» АҖ, Росгидромет, Росрыболовство, «Россия ЕЭС» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ, шулай ук Самара, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләре башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында Су ресурслары федераль агентлыгы 10-26 апрель көннәрендә язгы ташу чорында Идел-Кама каскады сусаклагычлары буенча исәпләнгән эш режимнарының вариантлары тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән версияләр авыл хуҗалыгы эшләрен гамәлгә ашырганда сусаклагычтан җибәрелә торган су ресурсларының максималь күләме һәм бу эшне башкаруга китәчәк вакыт озынлыгы белән аерыла. Тәкъдим ителгән теләсә кайсы вариантны гамәлгә ашырганда, Куйбышев сусаклагычындагы су дәрәҗәсе авыл хуҗалыгы буенча язгы кыр эшләре һәм балык хуҗалыгы өчен су җибәргәндә 51,5 м БС күрсәткеченнән дә түбән төшмәячәк, дип планлаштырыла.

Нәтиҗәдә, якындагы ике атнага сусаклагычларның расланган эш режимнары Су ресурслары федераль агентлыгы сайтында бастырып чыгарылачак (http://voda.mnr.gov.ru/activities/list.php?part=37). Мондый утырышларның чираттагысы 21-23 апрель көннәренә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International