10 нчы апрельдән 17 нче майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 1 нче апрелендәге 242 номерлы карары белән 10 нчы апрельдән 17 нче майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.  Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме ике тапкыр арта, дип хәбәр ителә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында.  
Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге – коры үләнне һәм чүп-чарны, шул исәптән дача участокларында да, яндыру тулысынча тыела. Шулай ук, мангал булу-булмауга карамастан, ачык учакта азык әзерләү  һәм торак пунктлары территорияләрендә, урман янгыннары хәтәре янаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре, балалалар өчен ял һәм аларны савыктыру оешмалары, икътисад объектлары, урман кишәрлекләре белән янәшә торучы савыктыру оешмалары, шулай ук урман паркы зоналарында, торфлы участокларда һәм урман биләмәләре белән чиктәш булган ачык территорияләрдә 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.
Махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммасы: гражданнарга – 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, COVID-2019 яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймас өчен, республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә, аны барлык татарстанлылар да үтәргә тиеш. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International