Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республика халкына, юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга каты коммуналь калдыклар тупланганда, шулай ук җитештерү калдыклары белән эш иткәндә законнарның экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәү турында сорап мөрәҗәгать итә. Эпидемиологик хәлгә бәйле катлаулы шартларга карамастан, ТР Экология министрлыгы инспекторлары гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә оператив рәвештә җавап бирүен дәвам итә. Хәзерге вакытта табигатьтән файдаланучы затларга карата планлы һәм планнан тыш барлык тикшерүләр бетерелде, әмма килеп туган хәл әлеге өлкәдә закон таләпләрен бозу өчен нигез булып тормый. Россия Федерациясендә табигатьне саклау буенча үзегезгә йөкләнгән закон таләпләрен максималь рәвештә сыйфатлы итеп үтәвегез турында сорый. Закон таләпләре нигезендә җиһазландырылган калдык туплау объектларыннан тыш калдыклар яндыруга юл куймаска.
Калдык урнаштыру объектларының дәүләт реестрына кертелмәгән объектларга калдык ташлау фактлары ачыкланган очракта әлеге калдыкларның милекчеләренә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 4 өлеше буенча административ һәм граждани-хокукый йогынты ясау чаралары күрелә, әлеге чаралар түбәндәгечә административ штраф салуны күздә тота:
- гражданнарга 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр;
- вазыйфаи затларга – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр;
- юридик зат оештырмыйча гына эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларга – 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору;
- юридик затларга – 300 мең сумнан 400 мең сумга кадәр яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика халкының тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч тудыручы хәлләр ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан оператив рәвештә эшкәртелә. Агынты суларны чистартмыйча гына ташлау, туфракны пычрату һәм атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгару очракларына чик куелачак.