Өйдә кал һәм вакытыңны файдалы итеп үткәр. Ничек итепме? Экологлар инде уйлап тапкан. Санитар-экологик икеайлык кысаларында без зеленыйтатарстан.рф порталында «Online чирек» дигән яңа, экологик агарту проектын башлап җибәрәбез. Уникаль интерактив мохит балаларның экологик белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән, монда эрудицияңне тикшереп, уйнап алырга, шул ук вакытта эко-гадәтләр практикасы өчен приз да алырга мөмкин.
Сайтта беренче онлайн-конкурс игълан ителгән инде, алар барысы өчәү булачак:
- экологик ризык әзерләү буенча видеоконкурс;
- икенчел чималдан эшләнмәләр фотоконкурсы;
- төрле-төрле экоталантлар конкурсы: шигырьләр уку, җырлар һәм биюләр башкару.
Буш вакыт булганда белемнәрне тикшерик, әйләнә-тирә мохит темасына кагылышлы фикер сөрешен арттырыйк. Конкурста иң актив катнашучыларны призлар – рюкзак, футболка, панама, көндәлек, блокнот, ручка, галстук һәм значоктан торган яшь натуралист җыелмасы көтә. Зеленыйтатарстан.рф порталында, шулай ук Министрлыкның Инстаграм челтәрендәге ministerstvo_ecologiirt рәсми сәхифәсендә яңалыкларны күзәтеп бар.