Россия Федерациясе Кызыл китабына кертелгән хайваннар дөньясы объектларының яңартылган исемлеге һәм Кызыл китапны алып бару тәртибе расланган. Документлар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыккан http://publication.pravo.gov.ru/SignatoryAuthority/foiv090, бу хакта Россия Табигать министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юкка чыгучы һәм сирәк очрый торган төрләр исемлегенә 43 яңа объект кертелгән. Болар 14 имезүче: үтерүче кит, сайгак, кара бүрекле байбак, кысласыман йомран, ак төлке, буйлы сыртлан, Каспий түләне, Төньяк боланның берничә популяциясе, кар бәрәненең кодар төре һәм башкалар. Илнең Кызыл китабына беренче тапкыр 29 төрле кош кертелгән, алар арасында: төнбатыш диңгез үрдәге, нәни көрәкморын, соры каз, чуда йөзә торган каз, яр карлыгачы, Камчатка карчыгасы, зур каракош, зур ак кыр тавыгы, кара түшле урман тавыгы, Исландия песочнигы, нәни веретенник һ.б.
Россия Федерациясе Кызыл китабына беренче тапкыр кертелгән кошлар һәм имезүче хайван төрләренең (төркечәләренең, популяцияләренең) тулы исемлеге белән Россия Табигать министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: http://www.mnr.gov.ru/press/news/spisok_krasnoy_knigi_rf_prinyat_minprirody_rossii_obnovilo_unikalnyy_perechen_zhivotnogo_mira/