Төбәкләрдә Иделне савыктыру. РФ табигать ресурслары министры Дмитрий Кобылкин федераль проектны гамәлгә ашыруга бәя бирде

2020 елның 3 апреле, җомга

Бүген Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Фикер алышуда Россиянең федераль проект гамәлгә ашырыла торган барлык субъектлары да катнашты.
Татарстан Республикасында төбәк проектының үтәлеше турындагы доклад белән чыгыш ясаганда Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, чистарту корылмаларын төзү буенча 2020 елда каралган барлык чаралар да вакытында гамәлгә ашырылачак, дип билгеләп үтте. РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребовның «Иделне савыктыру» кысаларында 2021 елдан башлап Татарстанда тагын бер чара – ләм кырларын рекультивацияләү турындагы соравына җавап биреп, Татарстанның табигать саклау ведомствосы башлыгы:: «Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча, проект-смета документларын әзерләү эшләре башланды. Бүгенге көндә эзләнү эшләре алып барыла, проектка техник бирем эшләнде, рекультивацияләүнең технологик чишелеш вариантлары эшләнелде», – диде.
Үз чиратында, ачыклык кертергә теләп, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров, быел федераль үзәк бүлеп бирергә планлаштырган өстәмә акчаны республика үзләштерергә әзерме, дип сорау бирде. «Быел кертелгән барлык өстәмә чаралар да гамәлгә ашырылачак, акчаны үзләштерү график нигезендә башкарылачак. Гаризалар тапшырылды», – дип ассызыклады Александр Шадриков.
Исегезгә төшерик, 2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә «Иделне савыктыру» төбәк проекты кысаларында «Идел елгасына агызыла торган пычранган юынты су өлешен киметү» юнәлеше буенча 2019 елдан күчкән 8 объект гамәлгә ашырыла. Болар – Казан, Тәтеш, Зәй, Алабуга шәһәрләрендә, Алексеевск, Зеленодольск муниципаль районының Васильево һәм Карамалы Тау бистәләрендә, Әгерҗе районының Красный Бор авылында урнашкан чистарту корылмалары. Эшләрнең гомуми бәясе – 1 636,6 млн.сум (шул исәптән федераль бюджеттан – 1325,6 млн.сум, республика бюджетыннан – 311 млн.сум).
Зәй шәһәрендәге объектта эшләр тулысынча башкарылган. 7 объектта төзү-монтаж эшләре дәвам итә. Объектларда эшләр график нигезендә тәмамланачак.
2020 елга «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында 884,2 млн.сумлык (шул исәптән федераль бюджеттан  – 716,2 млн.сум, республика бюджетыннан – 168 млн.сум) 5 объект билгеләнгән: Алабуга шәһәрендә,  Зеленодольск муниципаль районының Карамалы Тау (2019 елдан күчә торган) авылында, Питрәч муниципаль районының Питрәч һәм Кощаково авылларында, Минзәлә муниципаль районының Юртово бистәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International