2020 елның 15 нче маена кадәр «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО «Смарт.Эволюция» конкурсы буенча гаризалар кабул итәчәк. Гомуми приз фонды – 3 миллион сум.
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең кабул итү системасына «Халык контроле» порталыннан Идел буе районының Борисково бистәсендә барлыкка килгән чүплек турында хәбәр җиткерелгән.
Төбәк этабы финалында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнарыннан 20 артык мәктәп укучысы катнашкан.
Исергәп авыл җирлеге территориясендә чүплек барлыкка килгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Яңа Баулы авылында яшәүче бер ир-ат шундый хәбәр җибәргән.
Явым-төшем сулары җирлек рельефы буйлап агып төшә. Тукай районындагы Әҗмәкәй авыл җирлегендә яшәүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә әнә шундый хәбәр белән мөрәҗәгать иткән.
Түбән Кама шәһәренең Красная урамында яшәүчеләр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына йорт янында чүп-чар өеме оештырган күршеләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Азнакай районының Вахитов авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар ташлануы турында гражданнардан хәбәр килде.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 1869 мөрәҗәгать килгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Апас районындагы Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу фактын ачыклаган. 52 куб.м. күләмендәге чүп-чар шәһәр тибындагы Апас бистәсеннән 700 метр ераклыкта туфракка ташланган.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан Түбән Аты авыл җирлегендә рөхсәтсез чүплек булуы турында мөрәҗәгать килде. Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары квадрокоптер ярдәмендә табигать саклау законнары бозылу очрагын теркәгән.