Азнакай районында 452 кв.м мәйданлы рөхсәтсез чүплек ачыкланган

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Азнакай районының Вахитов авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар ташлануы турында гражданнардан хәбәр килде. Инспекторлар әлеге урынга чыккан. Табигать саклау законнарын бозу факты расланган. Авыл территориясендә көнкүреш чүп-чары, шулай ук торак калдыклары, ботаклар, үсемлек калдыклары урнаштырылган. Чүплекнең мәйданы – 452 кв.метр, күләме – 28 куб.метр.

«Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы федераль законның 51 статьясы һәм Россия Федерациясе Җир кодексының 42 статьясы таләпләрен бозу турында сөйли», – дип аңлата экологлар.

Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенә табигать саклау законнарының зарури таләпләре бозылуга юл куймау һәм 1нче майга кадәр закон бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International