Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Апас районындагы Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу фактын ачыклаган. 52 куб.м. күләмендәге чүп-чар шәһәр тибындагы Апас бистәсеннән 700 метр ераклыкта туфракка ташланган. Законсыз чүплекнең гомуми мәйданы 600 кв.м тәшкил итә.
Апас районы Башкарма комитетына законда билгеләнгән срокта рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын тәртипкә китерү буенча чаралар күрергә кирәклеге хакында хат юлланган.