Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы «Смарт.Эволюция» конкурсы буенча гаризалар кабул итә

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

2020 елның 15 нче маена кадәр «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО «Смарт.Эволюция» конкурсы буенча гаризалар кабул итәчәк. Гомуми приз фонды – 3 миллион сум.

Конкурсның максаты – үзебездәге нәтиҗәле тәҗрибәләрне һәм кризиска каршы чишелешләрне табу, шул исәптән COVID-19 пандемиясенә һәм аның нәтиҗәләренә каршы көрәшү буенча да, ә «Смарт.Глобал» номинациясендә башка илләрдә тормышка ашырылган һәм Россиядә куллану өчен кызыклы тәҗрибәләр каралачак.

Катнашу өчен гаризалар Конкурсның рәсми Интернет-ресурсында web-форма аша түбәндәге номинацияләр буенча тапшырыла:

- «Смарт.Антивирус»

- «Смарт.Дело»

- «Смарт.Глобал»

- «Смарт-Медиа»

- «Смарт.Признание»

Гаризалар бирү формасы һәм өстәмә мәгълүмат белән «Смарт.Эволюция» конкурсының рәсми Интернет-ресурсында танышырга мөмкин: https://smarteka.com/contest/evolution?utm_source=asi&utm_medium=news&utm_campaign=smarteka&utm_term=evolution.​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International