Территорияне чүпләгән өчен Түбән Камада яшәүчегә карата административ эш кузгатылган

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәренең Красная урамында яшәүчеләр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына  йорт янында чүп-чар өеме оештырган күршеләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша алынды.

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, урынга чыгып,  45 кв. метр мәйданлы территориянең җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләнгән булуын ачыклаган. Гаепле затка карата экологлар тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ тикшерү эше кузгатылган. Хокук бозучыга тиешле хәбәр җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International