Юниорларның илкүләм Россия су конкурсының-2020 төбәк этабына йомгак ясалган

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Төбәк этабы финалында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнарыннан 20 артык мәктәп укучысы катнашкан. Исегезгә төшерик, конкурс ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты тарафыннан Мәктәп укучыларының А.М. Терентьев исемендәге Идел буе фәнни экологик конференциясе кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» ДАҺБУ ярдәме белән үткәрелә. Бәйгенең максаты – су ресурсларын саклау, торгызу һәм алардан рациональ файдалану өлкәсендә өлкән сыйныф укучылары арасында судан тотрыклы файдалану мәсьәләләрен чишүгә юнәлтелгән иң яхшы проект булдыру. 

Төбәк этабында Арча муниципаль районының Үрнәк бистәсе, Лесхоз мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Хафизов Рәзил «Арча районының Үрнәк бистәсендә күлләрнең геоэкологик характеристикасы» проекты белән җиңүче булып танылган.

Шунысын да билгеләп үтәк, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе ярдәмендә үткәрелә торган экологик дәресләр кысаларында Лесхоз мәктәбе укучылары экологик проектларда актив катнаша. Мәсәлән, өлкән сыйныф укучылары Үрнәк бистәсе территориясендә зур булмаган ике күлгә комплекслы тикшерү үткәргән һәм аларны саклауга юнәлдерелгән берничә гамәли чара тәкъдим иткән. Балалар соңгы елларда республиканың су объектларын инвентаризацияләү һәм экологик тернәкләндерү буенча үткәрелгән киң колачлы эшләргә хәлләреннән килгәнчә өлеш кертергә тырыша.

Рәзилне һәм фәнни җитәкчесе Сәлимә Корбанованы лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International