Борисково бистәсендәге чүплек тиз арада юк ителгән

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең кабул итү системасына «Халык контроле» порталыннан Идел буе районының Борисково бистәсендә барлыкка килгән чүплек турында хәбәр җиткерелгән.  Экологлар кичекмәстән мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юл алган. Тикшерү барышында хокук бозу очрагы расланган. 743 кв. метр мәйданлы территория төзелеш һәм ремонт эшләре калдыклары белән чүпләнгән булган. Рөхсәтсез чүп-чар ташлау турындагы хат Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына җибәрелгән, шуннан соң тиз арада территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

Исегезгә төшерик, республикада санитар-экологик икеайлык 1 нче апрельдән башланып, 31 нче майга кадәр дәвам итәчәк.

Икеайлык башыннан бирле Татарстанда барлык табигать саклау хезмәте оешмалары һәм муниципаль берәмлекләр көче белән 460 артык рөхсәтсез калдык ташлау урыны тәртипкә китерелгән. 

Табигатьне саклау законнары бозылу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International