Арча районында экологлар санкцияләнмәгән чүплек урынына тап булган

2020 елның 24 апреле, җомга

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан Түбән Аты авыл җирлегендә рөхсәтсез чүплек булуы турында мөрәҗәгать килде. Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары квадрокоптер ярдәмендә табигать саклау законнары бозылу очрагын теркәгән. Ачыкланганча, чүпләр элеккеге каты көнкүреш калдыклары полигоны территориясендә тупланган. Туфракның пычрану мәйданы 160 кв.м тәшкил итә.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ тикшерү эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International