700 кв. метр чүпләнгән. Баулы районында законсыз чүплек булуы ачыкланган

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Исергәп авыл җирлеге территориясендә чүплек барлыкка килгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Яңа Баулы авылында яшәүче бер ир-ат шундый хәбәр җибәргән. Ул күрсәткән участокны тикшерү барышында инспекторлар көнкүреш чүп-чарын, шулай ук сортларга аерылмаган торак һәм үсемлек калдыкларын теркәгән. Законсыз чүп тупланган урынның гомуми мәйданы 700 кв. метр тәшкил итә, күләме – 70 куб.метр. Экологлар «Әйләнә-тирәлекне саклау турында» федераль законның 51 статьясын һәм Россия Федерациясе Җир кодексының 42 статьясын бозу турында экологик тикшерү актын төзегән.  

Баулы районы Исергәп авыл җирлеге адресына 11 нче майга кадәр чүплек урынын тәртипкә китерү буенча чаралар күрү кирәклеге турында хат җибәрелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International