Экологлар Тукай районында явым-төшем суларын туфракка агызу очрагын ачыклаган

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Явым-төшем сулары җирлек рельефы буйлап агып төшә. Тукай районындагы Әҗмәкәй авыл җирлегендә яшәүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә әнә шундый хәбәр белән мөрәҗәгать иткән. Инспекторлар, махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре белән берлектә, территорияне тикшерү өчен, кичекмәстән урынга чыккан. Ташландык су ташлау очрагы расланган. Хәфевлек классын билгеләү өчен су һәм туфрак пробалары алынган. 

Гаепле затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының «Бу гамәлләрдә (гамәл кылмауда) җинаять җаваплылыгына тартырлык эшләр булмаса, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемия яки эпизоотия барлыкка килүгә китереп чыгарган гамәлләр (гамәл кылмау)» дигән 3 өлеше буенча беркетмә төзү өчен белдерүләр җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International