ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2020 ел
җомга

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бүген әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарга лаеклы бүләкләр тапшырылды. ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләренең өлкән буын коллегаларына ныклы сәламәтлек һәм рәхмәт сүзләре язылган истәлекле билгеләр тапшырылды.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Зәй районындагы Бигеш һәм Түбән Бигеш авылларында гидротехника корылмаларына капиталь ремонт уздыру эшләре төгәлләнгән. Чаралар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә «2012-2020 елларда Россия Федерациясендә су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында уздырылган.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Мамадыш шәһәрендәге оешма территориясендә каткан гудрон рәвешендә туфракка җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау очрагына тап булган. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы – 83 квадрат метр, күләме – 5,81 куб. метр.


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Республика көнендә Зеленодольск шәһәренең «Родина» паркында «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активистлары тарафыннан, Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып, икенче экологик бәйрәм үткәреләчәк.


25
август, 2020 ел
сишәмбе

Эш визиты кысаларында Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖнең район чистарту корылмаларын карады, анда үзгәртеп коруның беренче этабы төгәлләнгән. Эшләр «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Иделне савыктыру» федераль программасы нигезендә башкарылган.

Соңгы җәй көннәрен балалар Казанның «Дуслык» балаларны савыктыру үзәге базасында экология турында кайгыртучанлык белән үткәрә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районында Возрождение урамы буенча законсыз чүплек урынын ачыклаган.


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков эш визиты белән Аксубай районында булды.

4 сәгать, йөзләгән катнашучы, 10 мастер-класс һәм интерактив мәйданчык, 3 лекторий һәм меңнәрчә елмаю! Узган ял көннәрендә Болгарда яшәүче кешеләр Рабига күле ярында «Татарстанда чиста булачак!» экология бәйрәмендә катнашкан.

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 5032 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 1875 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International