30 августта Зеленодольск шәһәрендә узачак экологик бәйрәмгә кушылыгыз

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Республика көнендә Зеленодольск шәһәренең «Родина» паркында «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активистлары тарафыннан, Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып, икенче экологик бәйрәм үткәреләчәк.

Биредә төрле форматтагы интерактив мәйданчыклар эшләячәк – бу лекторийлар, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар. Бәйрәм кысаларында чарада катнашучылар макулатура һәм пластик тапшыра алачак, алар икенчел чималны кабул итүнең махсус пунктларына тапшырылачак. Территориядә шулай ук дармарка да – яхшы әйберләр базары эшләячәк, анда кирәк булмаган әйберләрне калдырып, аларның кемгә дә булса файдасы тияргә мөмкин.

Экологик бәйрәмнәр – алар төрле яшьтәге аудиторияләр өчен исәпләнгән интерактив, белем бирү, күңел ачу мәйданчыклары программасы. Чара Татарстан халкын экологик агарту һәм табигатьне саклау өлкәсендә тормышка ашырыла торган социаль проектлар белән таныштырачак. Бәйрәмнәр программасының төп темалары булып әйләнә-тирә мохитне саклау, хайваннарны саклау, республиканың табигый мирасы, әйберләрнең икенче тормышы, калдыкларны аерым туплау һәм эшкәртү тора. 

Экологик бәйрәмнәр турында тулырак мәгълүматны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: https://budetchisto.tatar/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International