ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бүген әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарга лаеклы бүләкләр тапшырылды. ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләренең өлкән буын коллегаларына ныклы сәламәтлек һәм рәхмәт сүзләре язылган истәлекле билгеләр тапшырылды.
«Бүләкләнүчеләрнең һәркайсы – республикада табигать саклау эшен торгызуның тулы бер чоры, болар совет чорында һәм советлардан соңгы чорда үз тормышларын әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйләгән кешеләр», – дип искә ала Ветераннар советы рәисе Елена Геннадьевна Гыйльмиҗанова.
Әле Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елына старт бирелгәнче үк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Безгә газиз җиребездә туу, шунда яшәү һәм ата-бабаларыбызның бөек казанышлары рухы белән сугарылган туган җиребездә файдалы булу бәхете елмайды. Ветераннарыбыз ярдәме белән, бүген Татарстан киләчәккә омтылган территория булып тора, анда безгә яшәве дә, эшләве дә уңайлы».
Бүген бүләкләнгән кешеләрнең күбесе үзләренең табигатьне саклау эшчәнлеген беренче Дәүләт табигать саклау органы – СССР Табигать саклау буенча дәүләт комитеты оештырылганчы ук башлап җибәргән, аннан соң Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте хезмәткәрләре булган. Алар арасында үз һөнәрләренә тугры калучылар да бар һәм бүгенге көндә дә җәмәгать, экологик агарту чараларында катнашуларын дәвам итәләр.
«Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» мактау билгесе белән бүләкләнүчеләр:
- Газиев Наил Хәмид улы;
- Шлычков Анатолий Петрович;
- Литовинская Нина Андреевна;
- Сизова Валентина Георгиевна;
- Хуҗиев Рифкат Фоат улы;
- Игонин Евгений Иванович;
- Гыйльмиҗанова Елена Геннадьевна;
- Калайда Андрей Эдуардович;
- Кашеваров Олег Александрович;
- Бережная Наталья Анатольевна;
- Юнысов Нурислам Хәбибрахман улы;
- Пухачев Анатолий Павлович;
- Бережной Александр Юрьевич;
- Нехорошкова Ирина Михайловна;
- Усанова Нина Ивановна;
- Сабиров Илһам Нуретдин улы;
- Никитина Елена Вячеславовна;
- Кожуховская Валентина Михайловна;
- Әшрафуллина Фәвзия Гасыйм кызы;
- Мотыйгуллина Әлфия Фазыл кызы;
- Новикова Наталья Владимировна;
- Видяйкин Александр Георгиевич;
- Сәлимгәрәев Шамил Касыйм улы;
- Степанов Игорь Владимирович;
- Фшттахова Разыя Равил кызы;
- Куликова Галина Андреевна;
- Усманова Зәмилә Нури кызы;
- Щеповских Нина Яковлевна;
- Сәлахов Айрат Нәкыйб улы;
- Шәһидуллин Рифгать Роальд улы;
- Афанасьева Лидия Семеновна;
- Гончарова Евгения Борисовна;
- Муравьева Ольга Михайловна;
- Сөнгатова Кәүсәрия Әхмәтхан кызы.