Соңгы җәй көннәрен балалар Казанның «Дуслык» балаларны савыктыру үзәге базасында экология турында кайгыртучанлык белән үткәрә. Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре «Биосфера» республика экологик лагерь-мәктәбе укучылары һәм мәктәп укучыларының Экология буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр өчен экологик агарту чарасы үткәрде. Чара кысаларында 50дән артык укучы табигать саклау ведомствосы эшчәнлеге белән танышты, шулай ук Министрлык тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Мәктәп экопатруле», «ЭКОяз» кебек экологик конкурслар, файдаланылган батарейкаларны җыю буенча «Дюраселл Раша» социаль акциясе турында белде.
Балалар әңгәмәдә актив катнашты, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде һәм үзләренең белемнәре белән уртаклашты. «Без әйләнә-тирә мохиткә балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итәргә һәм гражданнарны табигатькә битараф булмаска өндәргә телибез. Чөнки аның турында кайгырту – һәркемнең шәхси җаваплылыгын күздә тоткан эш», – дип билгеләп үтте ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик белем бирү бүлеге белгече Әнисә Мәннапова.