Министр Александр Шадриков Аксубай муниципаль районы объектларында булды

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков эш визиты белән Аксубай районында булды. Сәфәр кысаларында ул Иске Мокшино авылы янындагы күлдә булды, анда быел су объектын чистарту һәм төзекләндерү буенча табигать саклау чаралары үткәрелгән. Аннары табигать саклау ведомствосы җитәкчесе район башлыгы Камил Гыйльманов катнашында район үзәгенең биологик чистарту корылмаларында һәм Аксубай май җитештерү заводының яңа локаль чистарту корылмаларында булды, анда шулай ук предприятиенең хезмәт коллективы белән дә очрашты. Эш сәфәренең бер пункты буларак җәмәгать пространствосы – Мазилин урамындагы сквер каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International