Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков эш визиты белән Зеленодольск районында булды һәм «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган берничә объектны карады.
Теләченең 1нче балалар бакчасында педагоглар ата-аналар белән бергә экологик сукмак булдырган. Балалар бакчасы территориясендә алар «Метеостанция», «Гөмбә аланы», «Кырмыска оясы», «Умарталык», «Кош җимлеге», «Ылыслы урман», «Кошлар янында кунакта» һ.б. табигать объектларын урнаштырганнар.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә Кече Салтык авылы янында зур чүплек барлыкка килүе турында «Халык контроле» системасы аша хәбәр килгән.
Фотога төшерү ысулы ярдәмендә Алан бакчачылык җәмгыяте территориясендә законсыз ком алу факты теркәлгән. Камераны ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары кыргый карьер белән янәшә урнаштырган булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Царицыно бистәсенең Каспийский урамы буенча вак һәм зур габаритлы көнкүреш калдыкларын законсыз урнаштырган урын барлыгын ачыклаган.
Исегезгә төшерик, август ае башында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының фәнни-техник советы вәкилләре, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында Фәнни-техник советның киңәйтелгән утырышы уздырылган иде.
ТР «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары үткәрә торган экологик бәйрәмнәр программасы билгеләнгән.
Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Идел-Кама территориаль идарәсенең 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре тыңланды.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 4526 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 1478 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
«Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Чиста булачак» республика яшьләр оешмасы белән берлектә, «Чиста уеннар» квест-уенында катнашырга чакыра.