Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында «Чиста булачак» хәрәкәте тарафыннан беренче экобәйрәм үткәрелгән

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

4 сәгать, йөзләгән катнашучы, 10 мастер-класс һәм интерактив мәйданчык, 3 лекторий һәм меңнәрчә елмаю! Узган ял көннәрендә Болгарда яшәүче кешеләр Рабига күле ярында «Татарстанда чиста булачак!» экология бәйрәмендә катнашкан. Чарада кунаклар үзләренең рәсем ясау, экосумкалар бизәү һәм икенчел чималдан эшләнмәләр ясау сәләтен күрсәткән, ә төп сәхнәдә Спас районы артистлары чыгыш ясаган. Катнашучылар күргәзмә мәйданчыгында су ресурслары, Татарстанның сирәк төрләре һәм фауналары, эколайфхаклар һ.б. темасына материаллар белән танышкан, ә калдыкларны аерым җыю буенча мастер-класста төрле азык-төлек продуктлары, көнкүреш химиясе һәм канцелярия төргәкләрен дөрес итеп билгели алганнар. Бәйрәм кысаларында шулай ук «Су: гадәти әйбернең искитмәлелеге», «Янәшәдә еланнар: хайваннарны ничек борчымаска һәм тешләүдән зыян күрмәскә» дигән темаларга эколекторияләр үткәрелгән.

Барлык кунаклар да актив булган: балалар өлкәннәр белән бергә мастер-классларда, уеннарда катнашкан, рәхәтләнеп күргәзмә зонасын караган.

Республикада экологик бәйрәмнәр дәвам итәчәк. Киләсе бәйрәм 29 августта Зеленодольск шәһәрендә («Родина» паркы) булачак, 5 сентябрьдә – Буа шәһәрендә һәм 13 сентябрьдә – Арча шәһәрендә.

Экологик бәйрәмнәр турында тулырак мәгълүматны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: https://budetchisto.tatar/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International